Куркынычсыз экономия
Энергияне экономияләүче лампаларны кайда утильләштерергә була, дип сорый газета укучылар. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина хәлне ачыкларга тырышты һәм Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе белгечләренә мөрәҗәгать итте.
Алар хәбәр итүенчә, терекөмеш аеруча токсик матдәләрнең беренче классына керә. Туфрак, су, һавага эләккәннән соң, бу металл әйләнә-тирә мохитне зарарлый. Энергияне саклаучы лампаларны көнкүреш...